Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында: Бер мәртәбә тәләй килергә мөмкин, әмма киләчәктә алга бару өчен бик күп эшләргә кирәк

09.11.2019

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнашты.

Искәртәбез, "Мәскәү-Татарстан күпере" форумы студентларны, аспирантларны, шулай ук күптән түгел үз хезмәт юлларын Мәскәүдә башлаган яшьләрне җыйды. Форумны оештыручы һәм инициаторы - гадәттәгечә Татарстан Респуликасының Россия Федерацясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Тулы вәкиллек каршындагы Яшьләр советы.  

Чараны ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин ачты.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп, очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде.  

«Бүген бу – безнең бишенче очрашуыбыз. Бүген чыгыш ясаучыларыбызның тарихлары яшьләр өчен генә түгел, барыбыз өчен дә кызыклы. Бу кешеләр уңышка катлаулы юллар белән ирешкәннәр. Чөнки уңышка ирешү гади генә булмый. Сиңа бер мәртәбә тәләй килергә мөмкин, әмма киләчәктә алга бару өчен бик күп эшләргә кирәк. Менә, мәсәлән, Тарпищев биолог булырга җыенса да, теннисчы булып киткән, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин, мәсәлән, Казанда яшәрмен дип уйламаган да идем. Теләгем дә юк иде, институттан соң районга киттем. Шуңа күрә алга барырга, үзең өчен кызыклы юнәлешләр табарга кирәк».

«Гел генә син теләгәнчә булмый. Әгәр тормышта сине барысы да яратсалар – бу дөрес булмас иде. Конкуренция булырга тиеш. Әмма контроль пакет безнең кулларда булырга тиеш. Барыгызга да контроль пакет үз кулыгызда булуны телим! Һәм һәрнәрсәдә уңышка ирешегез!» - дип тәмамлады Татарстан Республикасы Президенты чыгышын. 

Сәламләү сүзе белән Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Иван Петров та чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларга Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән сәламләү текстын укыды.  

Зал август аенда авария ситуациясендә очкычын уңышлы утырткан граждан авиациясе очучысы, Россия Герое Дамир Йосыповны аягүрә алкышлады.  

Быел чыгыш ясаучылар арасында Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев, Россия ВДВ командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазин, театр һәм кино актёры, кинорежиссёр һәм продюсер Рамиль Сабитов, Финляндия мөселманнары җәмгыяте имамы Рамиль хәзрәт Беляев, олимпия чемпионкасы Алинә Заһитова, «Беренче канал»ның тапшырулар алып баручысы Максим Шәрәфетдинов, радио- һәм теле тапшырулар алып баручы Антон Комолов, «Вианж Продакшн» кинокомпаниясе генераль продюсеры Илнур Рәфыйков, «Москва глазами инженера» мәгариф проекты җитәкчесе Айрат Баһаветдинов һәм финанс һәм хокук өлкәсендә эксперт Ленар Рахманов та булды.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.