Татарстан Республикасы Президенты "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнаша

09.11.2019

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнаша.

Форумны оештыручы - гадәттәгечә Татарстан Респуликасының Россия Федерацясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге. Чарада Мәскәү төбәгенең 35 яшькә кадәр яшьләре катанаша - алар барысы да чыгышлары белән күп милләтле Татарстан Республикасыннан яисә Россия төбәкләре татарлары. Ел саен яшьләр алдында уңышка ирешкән атандашларыбыз чыгыш ясый. Алар тәҗрибәләре белән уртаклаша, уңышка ирешү юлы турында сөйлиләр. 

Форумның максаты - Мәскәү төбәгендәге яшьләр оешмаларын берләштерү, яшьләргә ярдәм итү, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәү. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада белдергәнчә: "Иң мөһиме - сезнең белән, ватандашларыбыз белән, элемтәне саклау. Без бергә булырга тиеш. Тырышлык һәм үзсүзлелегебездә безнең көч". 

Форумда яшьләр Россия Герое Дамир Йосыпов белән аралаштылар. Ул двигательләре эшләми башлаган самолетны кукуруз кырын утырта алды. Аны зал басып кары алды. Шулай ук форумда катнашучылар Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы алкышлар белән каршы алды. 

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе максатыңа ирешү өчен нык һәм тырыш булырга кирәклеген ассызыклады. 

Яшьләр сорауларына шулай ук атаклы опера җырчысы, Россия Федерациясенең  атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова җавап бирде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.