Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,5%ка үтәлгән

09.11.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,5%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча үтәлеш гомуми суммадан 5 млрд. 390 млн. 469 мең сум тәшкил итә.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры чыгышында хәбәр иткәнчә, 2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6030 урын, шул исәптән 3110 ясле урыны булдырып, 30 балалар бакчасы төзү карала, шул исәптән бүгенгә 25 объект файдалануга тапшырылган. 

Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 8 ноябрьгә 112 объектның 101ендә тәмамланган, 11 балалар бакчасында эшләр дәвам итә.  

Республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт дәвам итә. 8 ноябрьгә 15 объектның 13ендә эшләр төгәлләнгән. 2 объектта эшләр дәвам итә.

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт дәвам итә – 7 ноябрьгә 12 объектның 4сендә эшләр төгәлләнгән. 8 объектта эшләр бара әле.

Республиканың муниципаль районнарында авыл клубларын төзү программасы буенча 21 объектның 14ендә эшләр тәмамланган. 6 объектта эшләр бара. 

Мәдәни объектларга капиталь ремонт дәвам итә. 8 ноябрьгә пландагы 40 объекттан 3сендә эшләр бетмәгән әле.  

Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү объектларына капиталь ремонт 8 ноябрьгә 34 объектта төгәлләнгән, 4 объектта эшләр бар әле.

Татарстанда 13 муниципаль архивка капиталь ремонт тәмамланган, 2  объектта эшләр дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов соравына җавап биреп, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә,   республика программалары буенча барлык эшләр дә расланган графикларда бара. Муниципалитетлар алдындагы төп бурыч бүген 2020 елгы программаларны әзерләү һәм аларга дип җир кишәрлекләре бүлеп бирү, диде Татарстан Республикасы төзелеш министры.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.