ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы: Татарстанда 1 млн 867 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды

02.11.2019

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан республикада 1 мең 210 тикшерү уздырылган. Хезмәт саклау кагыйдәләрен бозган өчен 12 млн 304 мең сумга штраф салынган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

1 ноябрьгә республикада 1 млн 867 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды, бу планның 78%ын тәшкил итә. Бүгенге көнгә план тулы күләмдә 14 районда үтәлгән.

ТР президенты каршында Дәүләт торак фондының инвестицияләр 2019 елга  программасы буенча 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган.  1 ноябрьгә 91 йорт тапшырылган.

Программа буенча 309 ятим баланың торак шартларын яхшырту каралган. 33 күп балалы гаиләне, 54 яшь гаиләне, 51 күченеп кайткан гражданы торак белән тәэмин итү планлаштырылган.

Күп фатирлы инвестиция торагы программасы буенча 2019 елга планлаштырылган 131 объектның бүгенге көнгә 95 йорт файдалануга тапшырылган.

“Уңайлы шәһәр мохите” федераль  проекты кысаларында барлык объектларда да эшләр бара.

Шулай ук республикада сыер абзарлары, машина-трактор парклары, ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнде. 9 силос-сенаж траншеялары төзелеше буенча эшләр дәвам итә. 87 объект тапшырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.