2008 елның җәендә барлык булган формалар белән 170 меңгә якын баланың ялын оештыру планлаштырыла

14.04.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2008 елда балаларның һәм яшьләрнең ялларын, сәламәтләндерелүләрен, эш белән тәэмин ителүләрен оештыру турында” дигән темага утырыш үткәрелде.

“2008 ел – үзгә ел: ул Гаилә елы буларак игълан ителде. Аның кысаларында бик күп нәрсәләр эшләнергә тиеш. Эшнең җитди буыннарыннан берсе – җәйге чорда балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү программасы һәм мәктәп укучыларының һәм студентларның эш белән тәэмин ителүләре белән бәйле мәсьәләләр. Барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килергә тиешле һәрбер объектны үз вакытында файдалануга алырга кирәк була. Балалар лагерьларена путевкаларның Татарстанлылар гаилә бюджеты өчен җитди авырлык китермәве бик мөһим”, - диде, утырышны башлап җибәреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре спорт һәм туристлык министры Марат Бариев хәбәр иткәнчә, 2008 елның сәламәтләндерү сезонында сәламәтләндерүнең һәм ялның барлык оештырылган формалары белән – 169145 кеше, ә эш белән тәэмин итү исәбеннән 209145 кеше белән эшләү планлаштырыла.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 129 стационар сәламәтләндерү лагере бар, шул исәптән 51 е.- предприятиеләрнеке һәм оешмаларныкы, 68 е - муниципаль һәм дәүләт учреждениеләренеке һәм 10 сы - югары уку йортларыныкы, шулар арасында 120 се балаларның ялын, сәламәтләндерелүләрен, эш белән тәэмин ителүләрен оештыру программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Ел саен шулай ук мәгариф системасындагы 1300 дән артык мәктәп яны лагерьлареның эшләре оештырыла, 100 дән артык палатка лагерьлары кебек эш формалары да уңышлы тормышка ашырыла, 595 спорт-ял сәгатьләре мәйданчыклары төзелә. Яшь буынны җәмгыятькә файдалы итеп үстерүдә мөһим момент булып, хезмәт белән тәэмин итүне оештыру тора. Узган ел җәйге ял вакытында 49 меңнән артык яшүсмер эшкә урнаштырылган иде.
Министрлыклар мәгълүматлары буенча, ялны оештыру формаларының кулланылу структурасы түбәндәгечә: стационар лагерьларда 35 процент бала ял итә, мәктәп яны лагерьларенда – 53 проценттан артык, палатка лагерьларенда – 5 процентка якын, санатор лагерьларьда һәм санатор-профилакторийларда – 4 проценттан артык.

“Республикада балаларның ялларын оештыруның инновацион формалары эшкәртелә һәм актив рәвештә кулланылышка кертелә. Махсус белем бирү программалары аша балаларның иҗади үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкинлекләре бирә торган профильле сменалар аеруча популяр. Соңгы 2 ел эчендә “авыр” яшүсмерләр белән эш активлашып китте”, дип хәбәр итте М.Бариев.

Программада хроник авырулы 961 бала өчен гомуми суммасы 79080 мең сум торган 7461 бушлай путевка бүлеп бирү каралган: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан (1949 мең сум), авыр тормыш шартларында яшәүче 1937 балага Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан (22175 мең сум), 4133 ятим балага һәм конкурс һәм олимпиадаларда җиңүчеләргә - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм муниципаль районнар тарафыннан (34981 мең сум), Төньяк флотның атом су асты көймәсе экипажының, тәртибе үзгәрүчән характердагы һәм иҗади конкурста җиңүче 430 балага Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан - (2505 мең сум).

2008 елда сәламәтләндерү кампаниясенә Татарстан Республикасы бюджетыннан барысы 201428 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү планлаштырыла (2007 елда – 188250 мең сум), Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль страхование фондыннан – 270000 мең сум күләмендә (2007 елда – 260000 мең сум).

Стационар һәм палата лагерьларенда балаларны тәүлеклек тукландыру бәясе - 116,03 сум (2006 елда 96,14 сум иде), мәктәп яны лагерьларенда көнлек тору 60 сум (2006 елда 50 сум иде) тәшкил итә.
"Татар-Информ"