Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында яңа спорткомплекста булды
13.10.2012Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында “Акварена” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Республика башлыгын вице-премьер Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озата барды.
Яңа шәхси спорткомплексның заказ ясаучысы һәм хуҗасы - “Новинка” ҖЧҖ, бина Короленко урамында урнашкан һәм үз эшен 1 нче октябрьда башлаган. Спорткомплекста 2 бассейн, джакузи, фитнесс-зал, кардиозал, 2 аэробика залы, мунча комплексы бар.
ТР Президентына кафе, мунча, сауна комплексын, спорт залын, аэробика залын күрсәттеләр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов техник зонага керде, анда ул комплекс төзү һәм җиһазландыруда файдаланылган техник ысуллар белән танышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте