Татарстанда төп төзелеш программалары буенча эшләр 2013 нче елның 1 нче сентябренә тәмамланачак
13.10.20122013 нче елның 1 нче сентябренә кадәр йортларны, мәктәпләрне, ФАПлар һәм авыл клублары төзелеше, 2-контурлы котеллар урнаштыру һәм “Чиста су” программалары буенча барлык эшләр тулы күләмдә тәмамланырга тиеш. Бүген шундый бурычны ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республика җитәкчелеге куйды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җаваплы затларга барлык программаларны агымдагы елның декабренә кадәр расларга кушты. “Киләсе елда документация ясау белән проблемалар килеп чыкмасын, нәтиҗәдә, кызу эш вакытында эш тукталып тора. Шуңа күрә декабрьга кадәр һәр объект буенча 2013 нче елга барлык программалар расланырга тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итүенчә, 6 юнәлеш – торак йортларны, мәктәпләрне төзекләндерү, ФАПлар, авыл клублары төзелеше, 2-контурлы котеллар урнаштыру һәм “Чиста су” программасы буенча программалар 2013 нче елга кабул ителгән.
“1 нче декабрьга кадәр җир кишәрлекләрен бүлеп бирү, ризалык документларын алу, подрядчыларны билгеләү белән бәйле барлык эшләрне тәмамларга кирәк. Бу киләсе елның 1 нче сентябренә кадәр барлык программалар буенча эшләр тәмамлансын, без бу эшләрне көзге-кышкы чорда башкармасын өчен, кирәк. Барыбызның да эшләү тәҗрибәсе бар, һәм проблемалар туарга тиеш түгел”, - диде И.Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте