Рөстәм Миңнеханов: "Халык капиталь ремонт программасына ышанды"

13.10.2012

Бүгенгә ТРда капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 354 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 99,66 процентын тәшкил итә. 866 йортта капиталь төзекләндерү эше тәмамланган, алардан 38 муниципаль берәмлектә программада планлаштырылган барлык йортларда эшләр тәмамланган.

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 40 муниципаль берәмлектә 775 йортны кабул итү актына кул куелган.

Шундый мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән Республика киңәшмәсендә әйтелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йортларны төзекләндерү буенча тормышка ашырыла торган программаның уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләде. “Әгәр дә бу программа булмаган булса, шәһәрләребез һәм районнарыбыз үзәкләренең хәле күпкә начаррак булыр иде”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш ,транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр итүенчә, 1,585 миллиард сум план булганда, капиталь төзекләндерү эшенә җыелган акча 1,518 миллиард сум тәшкил иткән. “Агымдагы елның 9 аена булган эшебезне без бу айның ахырына кадәр башкарырга тиеш”, - дип билгеләде ул.

“Бу яхшы эш, бу халыкның безгә ышануын аңлата, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Ләкин без дә вазыйфаларыбызны төгәл башкарырга тиеш. Халыктан җыелган бер сумга без дә акчаларыбызның кимендә бер сумын өстәргә тиеш”.

Илдар Сибгәтуллин шулай ук 2-контурлы котелларны урнаштыруга бәйле мәсьәләне күтәрде. Республиканың Чистай районындагы ике йортта яшәүчеләр аны урнаштырудан баш тарталар, шуңа күрә бу йортларга капиталь ремонт ясау озакка сузыла.

Республика Президенты Чистай районы җитәкчелеге белән халыкка аңлату эшләре алып баруның кирәклеге турында сөйләшеп алды.

“2-контурлы котеллар күпкә нәтиҗәлерәк. Без ярты йортны 2-контурлы котелларына, яртысын үзәкләштерелгән җылытуга күчерә алмыйбыз. Кешеләргә аңлатырга кирәк, без бит аларга яхшылык эшлибез”, - дип билгеләде республика башлыгы.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин кайбер күпфатирлы йортларга кадастр паспортларының дөрес ясалмавын, ә бу федераль законның таләбе булуын белдерде. Нәтиҗәдә бу муниципалитетлар киләсе ел программасына эләкмәскә мөмкиннәр. Шундый проблемалар Баулы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга, Лениногорск районнарында, Казан шәһәрендә туган. Казан мэры Илсур Метшин билгеләвенчә, монңы сәбәбе - эшләрне формалаштыру кагыйдәләре үзгәрүе белән бәйле мәсьәләләр туган.

“Вакыт аралыгы билгеләнгән. Киләсе ел программасына барлык районнар да керсен өчен, кирәкле эшне оештырырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР Президенты матбугат хезмәте