Рөстәм Миңнеханов ТР Апас районында “Алтын алка” боз сараен ачты

12.10.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Апас районында “Алтын алка” – “Золотая шайба” боз сараен ачты. Республика башлыгы сәламләү сүзендә, бу боз сарае Татарстан өчен 37нче дип ассызыклады. “Апас районы өчен Боз сарае ачылышы күптән көтелгән зур вакыйга. Биредән куп чемпионнар чыксын”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Район башлыгы Рәшит Заһидуллин республика Президентына яңа спорт объекты өчен рәхмәт белдерде.

“Алтын алка” боз сарае директоры Фәнис Зәйнуллин төзелеш эшләре 2010 елда башланды дип сөйләде. Ул 298 тамашачыга исәпләнгән. Шугалак үлчәме 57,6/26,6 метр тәшкил итә. Беренче катта 4 кием алыштыру бүлмәсе, тренер, табиб һәм шәфкать туташы бүлмәләре, техник бүлмәләр урнашкан. Икенче катта – тренажер залы һәм административ бүлмәләр. Яңа боз сараенда хоккей, фигуралы шуу, хореография һәм шорт-трек белән шөгыльләнергә мөмкин.

Боз сарае ачылышыннан соң ТР Президенты район активы белән очрашу үткәрде. Бүгенге көндә Апас районында үзгәрешләр күп, биредә актив кешеләр яши, барлык республика программалары гамәлгә ашырыла, яңа мәктәпләр төзелә, боз сарае пәйда булды һ.б. дип билгеләп үтте ТР Президенты. Шулай ук Р.Миңнеханов бу районда демография дәрәҗәсен күтәрү зарур, дип ассызыклады. Мәктәпләрдә киләчәктә университетта уңышлы укый алырлык белем бирелергә тиеш, дип саный республика башлыгы. ТР Президенты фикеренә караганда, вузны тәмамлаган яшь кадрлар туган якларына, районнарына кайтырга тиеш. “Яшьләр авылларга кайтсын һәм яшәргә калсын өчен анда яшәүчеләр тормышын яхшырту зарур, чөнки авыллар безнең традицияләрне саклый”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы