Фәрит Мөхәммәтшин ТР Сарман районында яңа клубны ачты

12.10.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарман муниципаль районының Каташ-Каран авылында яңа Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.

Мәдәният йорты җәй айларында төзелгән. Элеккеге агач клуб узган гасырның 70 нче елларында торгызылган булган, ул файдалана алмаслык хәлгә килгән. Яңа клубта фойе, директор кабинеты, түгәрәкләр, инвентарь һәм санитария бүлмәләре, котельня һәм тамашачылар залы каралган. Каташ-Каранда 400 кеше яши, яңа клуб 300 кеше сыйдырышлы итеп төзелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин клуб ачылышы тантанасында, бүгенге вакыйга ТР Президентының район үзәкләреннән ерак авылларда мәдәният учакларын саклау турындагы карар нигезендә гамәлгә ашырылды, дип искәртте.

“Яңа клуб яшьләр һәм ветераннар өчен дә очрашу урынына әйләнсен”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда мәдәниятне, традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм телләрне саклауга, беренче чиратта авылларда мәдәният өлкәсенә ярдәм итү исәбенә ирешү зарур. Республикада авыл клублары төзелеше программасы нәкъ шул максаттан гамәлгә куела. Парламент җитәкчесе төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Мәдәният йорты директорына клубның матди-техник базасын ныгыту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин белән Сарман районы башлыгы Нәфис Закиров яңа Мәдәният йортына кергәндә символик кызыл тасманы кисте. Алар клубта шахмат түгәрәгенә йөрүчеләрне, волейболчылар уенын күзәтте. Биредә өстәл теннисы, җыр һәм бию түгәрәкләре бар, өлкәннәр бәйләү белән шөгыльләнә ала.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге