Татарстан Республикасы Премьер-министры Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе эшендә катнашты

11.04.2008

2008 елның 10 нчы апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәт йортында (Мәскәү шәһәре) Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А.Д.Жуков рәислегендә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы үткәрелде. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашты. Фикер алышу темасы Россиядәге эшмәкәрлек үсеше, бизнес-сферага булышлык күрсәтү өчен уңай шартлар тудыру, кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеген тәртипкә сала торган закон проектларын эшкәртү булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте