В.Скворцова: “Татарстан – сәламәтлек саклау өлкәсендә Россиянең үсеш алган төбәкләренең берсе”

10.10.2012

Бүген Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казан медицина учреждениеләрендә булды. Бүген ачылган “Сәламәт тормыш өчен” I халыкара форумы кысаларында, ул Универсиада медицина үзәгендә, Универсиада гаспиталендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә булды.

Аның белән сәламәтлек саклау объектларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов булды.

Ул республика клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлегенең техник базасыннан тыш вәзгыяти үзәк эше белән танышты.

Әлеге үзәктә ГЛОНАСС + 112, телефония системалары, Татарстан Республикасы үзәк район хастаханәләренең реанимация бүлекләре, “Защита” Бөтенроссия медицина үзәге, шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән видеоконференцэлемтә системасы эшли. В.Скворцова үзәк мөмкинлекләрен тәкъдим итү вакытында видеоэлемтә буенча ТР үзәк район хастаханәләре вәкилләре белән аралашты, шулай ук табибларның оперативлыгына һәм профессиональлегенә кагылышлы сораулар бирде.

Россия сәламәтлек саклау министры РКБ га визиты кысаларында Айрат Фәрраховка 43 яңа “УАЗ” ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тапшырды. Шулай ук Виктория Скворцова журналистлар белән фикер алышуда Татарстанда сәламәтлек саклау үсеше дәрәҗәсе турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Татарстан Республикасы – сәламәтлек саклау өлкәсендә Россиянең үсеш алган төбәкләренең берсе”, - дип ассызыклады ул.

Скворцова фикеренә караганда, республика 15 муниципальара кан тамырлары үзәге ачкан Россиядә бердәнбер террритория. Аның фикеренә караганда, нәтиҗәдә 3 елда инсульттан үлү очраклары 13 процентка, гомумән үлем очраклары кимегән. Бүгенге көндә Татарстанда үлем күрсәткечләре Россиядәгедән түбән. Вероника Скворцова журналистлар белән фикер алышуда, Татарстанда медицина буенча белем бирүгә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. “ТРда җитди программалар гамәлгә ашырыла, алар сәламәтлек саклау кысаларын яхшыртырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады ул.

“Биредә уңышлы гамәлгә куела һәм яхшы киләчәге булган потенциал бар”, - диде ул.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы