ТР Президенты: “Казан өчен экология мәсьәләсе – беренче урында”
10.10.2012Бүген шәһәрнең яңа приоритетлы программасын эшләтеп җибәрү турында “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлекчәсенең сәяси советының киңәйтелгән утырышында игълан ителүе хәбәр ителде инде. Проектның максаты – Казанда агачларның санын арттыру һәм ТР башкаласын Россиянең иң яшел шәһәренә әйләндерү.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” ТТБ сәяси советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең республика һәм шәһәр активы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, Казан предприятиеләре, оешмалары, вузлары җитәкчеләре катнашты.
ТР башкаласы мэры Илсур Метшин билгеләвенчә, Казанда агачларның җитмәве төп проблемаларның берсе булып тора, һәм аны чишүне калдырырга ярамый. Бу мәсьәләнең актуальлеген шәһәр башлыгы билгеле бер саннар ярдәмендә раслады: 2011 нче елда Казанда автомобильләрнең саны 24 меңгә арткан, ә яңа агачлар бары тик 7 мең утыртылган. Бүген шәһәрдә автомобильләрнең саны агачлар саныннан артык – якынча 300 мең 225 меңгә каршы.
“Без агачларны утырту, яшелләндерү һәм территорияләрдә уңайлыклар булдыруны безнең гомум ихтыяҗыбызга әйләндерергә тиеш, теләсәгез, яңа модага”, - дип билгеләде Казан мэры.
И.Метшин сүзләренчә, “Яшел рекорд” проекты тулысынча оештыру дәрәҗәсендә эшләнелгән. Агачларны утырту урыннары төгәл билгеләнгән, аерым урамнарны яшелләндерү проектлары эшләнгән, утырту материалларын алу урыннары, техник тәэмин ителеш, эшчеләрне җәлеп итү, логистика һ.б. уйланылган. Ләкин, шәһәр башлыгы сүзләренчә, муниципалитет көче белән мондый программаны башкарып чыгып булмый. Мэр шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, вузлары җитәкчеләрен проектны тормышка ашыруда ярдәм итәргә чакырды.
“Сезнең күбегез безнең фикердәшләр булыр һәм агачлар утыртуны оештырыр яки әлеге эшкә финанс ярдәме күрсәтер, дип ышанам. Бу шәһәрнең барлык казанлыларга иң яхшы бүләге булыр иде. Әгәр дә быел, Универсиада алдыннан, һәрбер эре предприятие, һәрбер вуз 2013, ә урта һәм кече бизнес – оешмада эшләүчеләрнең саны буенча агач утыртса, символик булыр иде”, - дип ассызыклады И.Метшин.
“Шәһәрнең ландшафт компанияләре, республика урман хуҗалыгы вәкилләре белән без инде очрашулар, консультацияләр уздырдык һәм әлеге эшкә әзербез. Әлбәттә, бары тик агачлар утырту гына җитми, үсентеләрне карап торырга кирәк, һәм без бу мәсьәләне чишүгә җаваплылык белән якын киләбез”, - дип билгеләде ул.
Казан халкы үз ишегалларында агачлар утыртып, шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешен кертә ала. 13 нче октябрьдан алып, ай дәвамында һәр ялларда Казанда “яшел” өмәләр үтәчәк. һәрбер районда агачларны утырту өчен бар кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән мәйданчыклар билгеләнеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика җитәкчелегенең шәһәрнең яңа приоритетлы проектын хуплавын һәм ул, Казан кешесе буларак, агачлар утыртачагын билгеләде.
“Бүген Казан өчен экология мәсьәләсе – беренче урында. Әлбәттә, безгә парклар, яшел зоналар җитми. Әгәр бүген бездә бер гаиләгә бер агач туры килә икән, бу нәрсә турында сөйли? Без бу мәсьәләне чишә алабыз, без шәһәребезнең иң матур булуын телибез. Безнең һәрберебез үз өлешен кертергә, минимум бер агач утыртырга тиеш. Утыртып кына калмаска, ә сакларга да. Без барлык бу башлангычларны хуплыйбыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның фикеренчә, Казанның бу башлангычы бар республика күләмендә дәвам иттерелергә тиеш.
ТР Президенты матбугат хезмәте