Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышының төп темасы 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы булды

18.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Казан Кремлендә узды.

Утырышның төп темасы 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төп нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Өстәмә нотыклар белән «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов чыгыш ясадылар.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «республика сәнәгать комплексының тотрыклы эше безгә күп кенә социаль-икътисадый бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Көн тәртибендә – 2024 елга кадәр һәм перспективада 2034 елга кадәр нефть-газ химиясе комплексының чираттагы бишенче программасы проектын карау».   

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның май указында берничә илкүләм бурыч куелды, моңа икътисадый темпларны тизләтү, чимал булмаган экспортны арттыру һәм безнең икътисадның эре бишлеккә керү бурычы да керә. 

«Бу максатларында ясалган адымнарның берсе – нефть-газ химиясе комплексын үстерү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Нефть-газ химиясе комплексының алдан үсүе химия һәм нефть химиясе продукциясен барлык тармакларда да куллануга бәйле. Аның төп инструментлары – сәнәгать һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт финанславы һәм дәүләт-хосусый партнерлыгы. Бу мәсьәләдә республикада 1999 елдан системалы алым кулланыла».  

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, 2015-2019 елларга карата программаны гамәлгә ашыру барышында мотор ягулыкларын, азот ашламаларын, поликарбонат, юу чараларын, синтетик каучукларны һәм шиннарны чыгару артты.     

 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ел азагына кадәр Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы 2030 елга кадәр Россия газ- һәм нефть химиясен үстерү планын актуальләштерү эшен алып барырга ниятли.    

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, тулаем куелган максатларга ирешү өчен нефть-газ химиясе комплексына нигезләнүче яңа карарлар һәм продуктлар кирәк. Ә бу исә нефть-газ химиясе комплексын динамик үстерүне таләп итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.    

Аннары «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгышында ассызыклаганча, яңа карарлар һәм яңа юнәлешләр 2020-2024 гелларга Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча яңа программасына салынган.

Ул кыскача гына бөтендөнья икътисадын һәм нефть-газ химиясе комплексы тармакларын үстерүнең мөһим тенденцияләре турында да сөйләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.