Татарстан Республикасы белән ВТБ банкы торак төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

18.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы (ГАҖ) президенты урынбасары-Идарәсе рәисе Денис Александрович Бортников белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән ВТБ банкы арасында торак төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Бортников кул куйды.

Аерым алганда, бу өлкәдә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм  эскроу-счетлар куллану буенча яңа закон кысаларында төзелеш алып баручыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Яклар шулай ук республиканың, шулай ук җирле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әһәмиятле проектларын финаслауның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Искәртәбез, Татарстан ВТБ банкы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Бүген республикада банкның 8 шәһәрдә 35 офисы эшләп килә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, корпоратив бизнесның кредит портфеле тотрыклы рәвештә югары булып кала.

«Банк машина төзелеше предприятиеләре белән уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. Банк республиканың кече һәм урта эшкуарлыгы белән эшләүгә зур игътибар бирә һәм дәүләт ярдәменең барлык программаларында да катнаша. Моннан тыш, физик затларга кредитлар бирү программасын уңышлы үстерә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Халыкка бирелгән 87 млрд сум кредитның 51 млрд сумы – ипотека кредиты. Бүген Татарстан Республикасында һәр өч кредит ВТБ банкыннан алынган. Әлбәттә, банк үсешенең яңа юнәлеше – торак төзелешен проект финанславы. Республикада төзелеш алып баручыларның 11 проектына 5,7 млрд сум күләмендә финанслау хупланды».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ВТБ банкы материаллары файдаланылды