Татарстанда барлык предписаниеләрнең берләштерелгән электрон реестрын булдыру тәкъдим ителде

09.10.2012

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың коррупциягә каршы тору буенча Советы утырышы уздырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәм муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында бара торган әлеге чарада каралышка төп ике мәсьәлә чыгарыла.

Шуларның беренчесе - хокук бозуларга, шул исәптән коррупцион характердагы хилафлыкларга китергән сәбәпләрне, шартларны бетерү турында хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары чыгарган представлениеләр, предписаниеләр буенча Татарстанда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрелә торган чаралар.

ТР Президенты сүзләренчә, 2009 елдан хәзергә кадәр республикада контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан (ә аларның 2 дистәләбе федераль буйсынуда, республика карамагында - 19) теге яки бу хилафлыклар буенча барлыгы 145 меңнән артык шундый мәҗбүри үтәлергә тиешле документлар язып бирелгән, аларның 130 меңләбе хуҗалык итүче субъектларга бирелсә дә, 33 мең тирәсе – кәгазьдәге таләп килеш калган. Үтәлешләрен тикшерү һәм күзәтү органнары шулар өчен 20 мең чамасы административ протокол төзегән. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының 1 меңнән артык вазифаи заты, хуҗалык итүче субъектларның 100 меңнәрчә җитәкчесе дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган. ТР буенча ЭЭМ статистикасына караганда, соңгы 3,5 елда республикада 325 коррупцион җинаять кылынган, ә бу җинаятьләр - контрольлек итә торган министрлыклар, ведомстволарныкы! Ришвәт таләп иткән һәм алган өчен хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Ростехнадзор, Роспотребнадзор һ.б. контрольлек итүче структуралар хезмәткәрләре тоткарланган.

Төзелеш өлкәсендә даими күзәтчелек булуга карамастан, соңгы 1,5 елда 43 кеше эштә һәлак булган һәм 59ы имгәнгән, гарипләнгән. ТР прокуроры Кафил Әмиров сүзләренчә, Ростройнадзор биргән постановлениеләрнең 66 проценты бөтенләй игътибарсыз кала - 37 постановление суга баткан кебек. Сәламәтлек саклау өлкәсендә исә соңгы 3,5 елда хилафлыкларны төзәтү мәҗбүрияте буенча 800ләп документ язып бирелгән, әмма Сәламәтлек саклау миинстрлыгы да, шулай ук, аларның һәммәсен күз уңына алган дип булмый һ.б.

Хокук бозу, хилафлыклар табылган урынга каба тикшерү белән килеп, шундый ук хилафлыклар ачыклануы әлеге мәсьәләдә вазгыятьне тагын да катлауландыра, элеккеге тикшерү эшләрен юкка чыгара. Шуңа күрә, уңай нәтиҗәлелек бәрабәренә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына хилафлыкларын контроль-күзәтчелек органнары биргән представлениеләр, предписаниеләрне билгеләнгән вакытында үтәргә, аларны коллективларда карап тикшерү барышында шушы документны язып биргән орган вәкилен дә, һичшиксез, чакырырга, дип тәкъдим итте К.Әмиров.

Барлык предписаниеләрнең берләштерелгән электрон реестрын булдырырга – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый таләп куйды. Чөнки контроль-күзәтчелек органнары язып биргән представлениеләр, предписаниеләрнең шактые үтәлми генә түгел, хәтта онытырга тырышыла. Электрон документ әйләнеше бар, димәк, аларның электрон реестры да булырга тиеш – техник мәсьәләдә моның әллә ни кыенлыгы юк, аның каравы, барысы да күз алдында булачак. Шуңа өстәп, муниципаль хакимият һәм җирле үзидарә башлыкларының инструкцияләр, норматив актларны кабатлап-өйрәнеп чыгуы кирәк, чөнки аларны белмәү дә еш кына шундый нәтиҗәгә китерә, дип нәтиҗә чыгарды республика башлыгы.

Республиканың коррупциягә каршы тору буенча Советы утырышы эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары Әсгать Сәфәров та катнаша.

ТР Президенты матбугат хезмәте