Марат Сафиуллин 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең озак вакытлы социаль-икътисади үсеш Концепциясе проектына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында фикер алышуда катнаша
10.04.2008
10 нчы апрельдә Татарстан Республикасы президенты М.Ш.Шәймиев йөкләмәсе буенча министр Марат Сафиуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының белгечләр төркеме 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең озак вакытлы социаль-икътисади үсеш Концепциясе проектына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында фикер алышуда катнаша. Киңәшмә Россия Федерациясе төбәк үсеше министрлыгында үтәчәк. Идел буе федераль округыннан читтә урнашкан Россия Федерациясе субъектлары тәкъдимнәренә нигезләнеп эшләнгән “Төбәкләр киселешендә Россия Федерациясенең озак вакытлы социаль-икътисади үсеше” бүлегенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында анык фикер алышулар булачак. Идел буе Федераль округындагы Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле А.В.Коновалов рәислегендә быелгы елның 12 нче мартында Түбән Новгородта булып үткән эшлекле төркемнең округ утырышы әлеге тәкъдимнәрне карап тикшерүгә багышланган иде. Ул вакытта, эшлекле төркем үтенече буенча, Марат Сафиуллин утырышта катнашучыларның игътибарына “2002 елга кадәр һәм 2030 елга кадәр вакыт эчендә кластерлы якын килү нигезендә Татарстан Республикасы җитештерүче көчләренең үсеше һәм урнаштырылуы” Программасын икътисади зоналаштыру һәм эшләү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсенә юнәлдергән иде. Марат Сафиуллин шулай ук, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясенең озак вакытлы икътисад үсеше Концепциясе проектына кертү өчен, кайбер тәкъдимнәрен дә әйтте. Алар арасында - Татарстан Республикасының Кама икътисади районын өстенлекле үсеш алган территория дип билгеләү турындагы тәкъдим. Өстенлекле үсеш алган территория ул – тарихи ныгып киткән һәм, әлбәттә, Россия Федерациясе субъектының тотрыклы үсешенең мөһим өлешен булдыра торган табигый зоналар. Алар территориянең потенциалын комплекслы анализлау нигезендә Россия Федерациясенең Төбәк үсеше министрлыгы тарафыннан аерып алына. Шундый зоналар (территорияләр) сыйфатында, гадәттә, эре шәһәр агломерацияләре, портлы һәм башка транспорт-логистик узеллар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше зоналары, территориаль-тармак кластерлары үсеше зоналары, инновацияле үсеш һәм югары технологияләр булдыру зоналары, туристлык, курортлык һәм башка рекреацион зоналар, мәдәни һәм табигый ландшафтлы зоналар карала. Кама икътисади районының үсеш концепциясе “2020 елга һәм 2030 елга кадәр вакыт эчендә кластерлы якын килү нигезендә Татарстан Республикасы җитештерүче көчләренең үсеше һәм урнашуы” Программасының төп бүлекләреннән берсе булып тора. 2020 елга тулай төбәк продуктында аның өлеше 40 процент тәшкил итәчәк. Биредә гамәлгә ашырыла торган проектлар шул дәрәҗәдә әһәмиятле һәм масштаблы: Кама узелының икътисади яктан күтәрелеше әлеге зона үсешенә генә түгел, бәлки бөтен республика, Идел буе федераль округы һәм хәтта тулаем Россия Федерациясе үсешенә дә этәргеч бирер дигән өмет һәм ышаныч тудырачак. Татарстан Республикасының Кама икътисади районыннан тыш, өстенлекле үсеш алган зоналар исемлегенә кертү өчен, республика башкаласы – Казан буенча да гариза бирелгән. Шәһәр, җитештерү потенциалы, икътисади базаның нык үсеш алганлыгы ягыннан караганда, көчле конкурентлыкка ия булуы белән аерылып тора. Татарстанның башкаласы – төзелеш күләме һәм Идел буе Федераль округында торак тапшыру буенча лидер. Казанның өстенлекле үсеш зонасы (территориясе) буларак үсә баруы шуны күздә тота: шәһәр, булган социаль-икътисади потенциалны, тарихи моментны һәм тышкы шартлар динамикасының характерын искә алып, җәмгыять үсеше, икътисад һәм шәһәр мохиты өчен булган уңай мөмкинлекләрдән югары дәрәҗәдә файдаланып, шәһәр системасына яңа халәткә күчәргә мөмкинлек тудырачак.