Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы белән очрашты
06.10.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясенә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мостафа Север белән очрашты.
ТР башлыгы Татарстан белән Төркия Республикасының уңышлы үсеш алучы мөнәсәбәтләрен канәгатьлек белән билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Бурсада уза торган Татарстан-Төркия эшлекле форумы бу юнәлештә чираттагы төп адым булып тора. Ул автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәләрендә ике арада хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышлана. “Бу икътисад өлкәсендәге элемтәләрнең зур мөмкинлекләргә ия булуын дәлилли”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Ел саен Төркия белән ТР арасында туристлар агымы активлаша, җылылык-энергетика секторында элемтәләр ныгый. Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, бу уңышларга ирешүдә Төркия Республикасы җитәкчелеге роле зур.
Татарстан-Төркия элемтәләре үсеше тарихында Төркия Президенты Гөл Абдуллах, Төркия Республикасы Премьер-министры Рәдҗәп Тайип Эрдоганның ТР га сәфәр кылуы, Россия-Төркия хөкүмәтара комиссия үткәрү мөһим адым булып тора.
ТР Президенты сүзләренә караганда, якындагы елларда Татарстанга Төркия инвестицияләре күләме 1 млрд. доллардан артып китәчәк. Бүген Төркиянең “Кастамону Энтегре”, “Хаят Кимья”, “Шишеджам” компанияләре республикада үз заводларын төзи.
Рөстәм Миңнеханов Мостафа Северга Татарстан делегациясенең Бурсадагы эше турында сөйләде.
Төркия Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мостафа Север үз чиратында Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына Төркия белән икътисади элемтәләрне җайга салу эшендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Мостафа Север фикеренә караганда, Төркия Республикасының икътисады үсешендә Татарстан белән элемтә перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора.
ТР Президенты матбугат хезмәте