Татарстан Президенты Төркиянең Эскишехир провинциясе губернаторы белән очрашты

06.10.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Эскишехир провинциясе губернаторы Кадир Кочдемир белән очрашты.
Очрашуда Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Кадир Кочдемирга очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул 2013 елда Эскишехир шәһәре ТЮРКСКОЙ оешмасы карары буенча төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланды, 2014 елда бу эстафета Казанга күчә дип белдерде.
Без Төркиядә мәдәниятне, төрки халык элемтәләрен саклау өчен ниләр башкарылуын яхшы күрәбез, - дип белдерде Татарстан Президенты Эскишехир губернаторына мөрәҗәгать итеп. – Киләсе елда безнең вәкилләр сезгә мәдәни программа белән киләчәк, ә 2014 елда без сезне көтәбез”.
Татарстан Президенты икътисади элемтәләрне үстерү өчен Татарстан белән Эскишехирның мәдәни мөнәсәбәтләрен кулланырга чакырды. “Бүген Бурса белән безнең эшлекле мөнәсәбәтләр үсешен күрә аласыз, без Эскишехир белән дә уртак мәнфәгатьләр таба алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кадир Кочдемир Эскишехир төрки дөньяның мәдәни башкаласы ролен тиешенчә үтәргә тырышачак, дип ышандырды республика башлыгын. “Без 2013 елда ТЮРКСКОЙ әләмен югары күтәрергә тырышабыз”, - дип белдерде Эскишехир губернаторы.
Ул ноябрьдә провинция делегация Казанга килә дип белдерде. “Без мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләр буенча фикер алышырга телибез һәм эшлекле хезмәттәшлек юнәлешләрен дә табарбыз дип ышанам, - диде Кадир Кочдемир.
“Без сезне үзебездә күрергә шат, - диде Рөстәм Миңнеханов Эскишехир губернаторына. – Безнең элемтәләр Россия белән Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә этәрә”.

ТР Президенты матбугат хезмәте