Татарстан Президенты "Шишеджам" компаниясенең Төркия заводында булды
05.10.2012Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясендә Sisecam компаниясенең пыяла фабрикасында булды. Республика башлыгы җитештерү белән танышты, шулай ук компания җитәкчелеге белән “Алабуга” МИЗда инвестицион проектны тормышка ашыру мәсьәләсе турында сөйләште.
“ТракьяДжам” компаниясе Татарстанда, “Алабуга” МИЗда үз җитештерүен җибәрергә планлаштыра. Инвестицияләр ике компания-резидент кысаларында тормышка ашырыла. “Алабуга” МИЗда елына 230 мең тонна куәт белән күпкатлы пыяла, елына 6 млн. кв.метр көзге һ.б. җитештереп чыгару буенча линия булдыру планлаштырыла. “ТракьяДжам” компаниясенең бу проектка керткән инвестицияләре күләме 210 млн.доллар булачак, яңа предприятиеләрдә 620 кеше эшләячәк.
Пыяла эшләп чыгаруның беренче линиясен 2013 нче елның уртасында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Бүген Sisecam холдингы җитәкчелеге һәм компания генераль директоры Әхмәт Кырман белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстанда проектны тормышка ашырганда Төркия партнерларында барлыкка килә торган сораулар һәм мәсьәләләр турында сөйләште.
ТР Президенты матбугат хезмәте