Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

09.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Эрикан әфәндене җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады. Аның сүзләренчә, Татарстан Төркия партнерлары белән Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерү ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү теләген һәрчак хуплый. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. 2018 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 314 млн. доллар тәшкил итте. 

"Ышанам, уртак эшебез алга таба да Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк", - диде ТР Президенты. 

Исмет Эрикан Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифасына 2019 елның 1 октяберендә билгеләнде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.