Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы – Татарстан икътисадының төп тармагы

08.10.2019

Авыл хуҗалыгы – Татарстан икътисадының 10%тан артык ҖТПен формалаштыручы төп тармагы булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада хәбәр итте. 

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе Юрий Гоцанюк, Татарстан Республикасының элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты белән бер өстәлдә Мамадыш районыннан Татарстанның машинада сыер саву буенча җиде тапкыр абсолют чемпионы Сания Насыйбуллина һәм Зәй районыннан механизатор, тармак ветераны Фәрит Миңнебаев утырды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, Татарстан җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы субъектлары рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында бара. Катлаулы һава шартларына карамастан, быел 4,4 млн тонна иген, 2,5 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алыначак, 527 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. «Республика берничә ел рәттән Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы урынны саклап килә. Быел 1,9 млн тонналап сөт җитештереләчәк», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада кече хуҗалык рәвешләрен үстерү буенча актив эш алып барыла. Татарстанда 450 меңләп шәхси хуҗалык, 4,6 мең фермер хуҗалыгы, 1,2 меңнән артык гаилә фермасы бар.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканың агросәнәгать  комплексы – актив рәвештә инвестицияләр җәлеп ителүче һәм көннән-көн үсә баручы икътисад секторы. Татарстанда дистәләгән терлекчелек объектлары, иген амбарлары һәм элеваторлар, теплица комплекслары төзелә һәм яңартыла. Быел гына бу проектларга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 15 млрд сумлап.

«Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әверелә. Соңгы фәнни казанышларны белеп куллану республикага сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерергә һәм тирән эшкәртүне үстерергә ярдәм итә», - диде ТР Президенты.

Ул белдергәнчә, республиканың кайбер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хәләл продукцияне экспортка чыгару юнәлешен актив үстерә. Бүген 72 эшкәртү предприятиесе хәләл ризык җитештерүгә аккредитацияләнгән. Кайберләре Төркия, Казахстан, һәм Фарсы култыгы илләре базарларына чыктылар.  

Татарстанның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстан шәһәрләрендә атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруда актив катнашучы районнарны билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Марат Әхмәтов Александр Невский орденына лаек булды. Татарстан Президенты аңа республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.