Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Министрлар советы Рәисе Юрий Гоцанюк белән очрашты

08.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар советы Рәисе Юрий Гоцанюк җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов катнаштылар. 

Юрий Гоцанюк Министрлар советын 1 октябрьдән җитәкли. Вазифага билгеләнгәннән соң, ул сәфәр кылган Россия субъектлары арасында Татарстан беренчесе булды.

Очрашуда төбәкара хезмәттәшлек турында сүз барды, дәүләт һәм муниципаль идарә тәҗрибәсе белән уртаклашу мәсьәләләре һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. 

Казанда Кырым делегациясе ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре, электрон мәйданчыклар мөмкинлекләре белән таныштылар. Шулай ук эш программасында "Ит-парк", Иннополис, «Эйдос-медицина» үзәге, "Химград" технополисы бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.