Бүген Россия Федерациясе оборона министры Анатолий Сердюков эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы башкаласында булды

09.04.2008

“Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башкалар Россия Федерациясе оборона министры һәм аны озатып йөрүче кешеләрне каршы алды. Россия оборона министрының килү максаты – Казанда урнашкан хәрби уку йортларының материаль-техник базасы белән танышу. Анатолий Сердюков Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм хәрби училищелар җитәкчелеге озатуында атулар барган Казан югары хәрби команда училищесы полигонын, ә аннан соң Казан югары хәрби команда училищесы территориясен (казармалар, курсантлар өчен ашханә, аш пешерү бүлмәсе, хәрби формалы кием складлары, уку класслары) карап чыктылар. Визит кысаларында Россия оборона министры шулай ук Казан югары хәрби артиллерия училищесы һәм Казан Суворов училищесының материаль-техник базасы белән танышты. Россия Федерациясе оборона министры Анатолий Сердюковка Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы Валерий Миронченко, Казан югары хәрби артиллерия училищесы башлыгы Сергей Михайлов, Казан Суворов училищесы башлыгы Александр Бородин агымдагы хәлләрнең торышы турында сөйләп бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте