Татарстан Хөкүмәте йортында балалар ялы учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

07.10.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, туклануны оештыру һәм ял оешмаларын продуктлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, җәйге ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә 179 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Барлыгы 1810 ял итү оешмасы эшләгән.

Агымдагы елда туклануны оештыру даими рәвештә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан тикшерелеп торды, тикшерү нәтиҗәләре буенча отчетлар атна саен республика җитәкчелегенә җибәрелде, дип өстәде Алексей Песошин.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.