Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген В.А.Алмазов исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге генераль директоры Евгений Шляхто белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Татарстан белән әлеге үзәк арасында хезмәттәшлекне ныгыту, аерым алганда республикада кардиология өлкәсен үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Алмазов исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенә 1980 елда Санкт-Петербургта нигез салынган. Әлеге үзәк илнең кардиология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, гематология, ревматология, эндокринология, педиатрия, молекуляр биология һәм генетика, мәгълүмати һәм нанотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып бара торган әйдәп баручы фәнни-дәвалау учреждениесе санала.