Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Росреестр башлыгы Виктория Абрамченко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу һәм аларны тиешле булмаган максатларда файдалану очракларын ачыклау максатыннан җирне инвентарьлаштыру буенча кадастр эшләрен башкару хакында фикер алыштылар. Моның өчен уртак төркем оештыру һәм әлеге эшкә Иннополис белгечләрен дә җәлеп итү күздә тотыла, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Яклар электрон хезмәт күрсәтүне үстерү турында һәм файдаланылмый торган авыл хуҗалыклары җирләре мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.