Рөстәм Миңнеханов: “Бу мәктәп республикада иң яхшысы булачак”

08.04.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасында булачак иң зур мәктәп төзелә торган объектта булдылар. Аның мәйданы – 20 мең кв. метр. Яңа Савин районында тузган торакны җимерү программасын гамәлгә ашыру вакытында бик күп иске йортларны сүттеләр һәм алар урынына ныклы күпкатлыларны торгыздылар. Барлык уңайлыклары булган йортлар төзелеше тизләтелгән темплар белән алып барылды, инфраструктура объектлары төзелешенә һич тә вакыт калмаган иде Хәзер кварталда яшәүчеләр көн саен үз микрорайоннарында шифаханәләр, кибетләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитмәү проблемалары белән очрашалар. Күпчелек балалар биредә бердәнбер булган һәм 2 сменада 1300 бала белем ала торган 165 нче мәктәптә укыйлар. Кайбер ата-аналар балаларын шәһәрнең башка мәктәпләренә йөртергә мәҗбүр булалар.
Татарстандагы иң зур мәктәп төзелеше 2007 ел ахырында башланган иде. Ул Четаев һәм Меридианная урамнары кисешкән урында урнаша. Мәктәп, республикада беренчеләрдән булып, бөтен заманча нормалар һәм таләпләр исәпкә алынып, яңа проект буенча төзелә. Уку учреждениесенең мәйданы – 20 мең кв. метр. Проектта бассейн, 2 актлар залы, 2 спорт залы каралган. Тулаем мәктәп 36 класска исәпләнгән. Анда 864 укучы белем алыр дип көтелә. Мәктәп әйләнәсендә стадион, хоккей тартмасы, зур спорт мәйданчыгы һәм башка спорт корылмалары барлыкка киләчәк. Мәктәп янында гына 2 балалар бакчасы эшли башлаячак. Яңа төзелешнең ачылышы 2008 елның 1 нче сентябренә планлаштырыла. Смета бәясе – 457 миллион сум. Финанслау республика бюджетыннан тормышка ашырыла. Р.Миңнеханов һәм И.Метшин объектны карап чыктылар һәм төзелеш барышы белән канәгать калдылар. Журналистлар белән әңгәмә вакытында Р.Миңнеханов аның Татарстан Республикасында иң яхшы мәктәпләрнең берсе булачагын искәртте. “Әлеге объект безнең башкалабызга лаек булырлык. Мәктәп, әлбәттә, кыйммәтле (һәм бу аңлашыла да), ләкин ул бу микрорайонда бик кирәк. Бөтен кыенлыкларга да карамастан, аны 1 нче сентябрьгә сафка бастыру өчен, барысы да эшләнәчәк”, - дип ышандырды Р.Миңнеханов. Ул балаларның мәктәптә белем генә алмыйча, бәлки әле спорт белән дә шөгыльләнәчәкләренә, моның өчен барлык шартларның да булуына аерым игътибар ясады. И.Метшин журналистларның игътибарын элек тузган торак фондында яшәүче казанлылар өчен әлеге микрорайонда күп кенә йортлар салынуга юнәлдерде. Моннан тыш, хәзер төрле компанияләр тарафыннан төзелгән бик күп коммерцияле йортлар тапшырыла. “Әлеге микрорайонда 3700 бала исәпләнә, - дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. - Хәтта бу зур мәктәп тә уку процессы белән бәйле барлык проблемаларны да чишә алмый. Балаларга 2 сменада укырга туры киләчәк”.
"Татар-Информ"