Татарстан Хөкүмәте йортында көзге чакырылыш кампаниясе башлануга багышланган брифинг узды

01.10.2019

Бүген Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Көз көне Татарстанда хәрби хезмәткә 3,5 меңгә якын кеше чакырылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

Татарстанлыларның күбесе Коры җир гаскәрләренә (36 %) һәм Хәрби-Диңгез флотына (15%) хезмәт итәргә җибәреләчәк. Өченче урында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, анда 13% кеше хәрби хезмәткә алыначак.

Армиягә көзге чакырылыш Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Хезмәт срогы үзгәрешсез - бер ел.  

Сергей Погодин шулай ук билгеләгәнчә, хәрби хезмәттән качучылар саны елдан-ел кими бара. “Без бу сәясәтне 18-27 яшьтәге кешеләр хәрби хезмәтләрен үтәрлек итеп алып барабыз. Хәрби хезмәттән качучыларга кисәтүләр ясала, штраф салына, кайбер очракларда катгый чаралар кулланыла”,- диде ул.

“Хәзер кешеләр хәрби хезмәтне үтәүнең кирәклеген аңлыйлар”, - дип ассызыклады Сергей Погодин.


“Татар-Информ” МА