Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдә хоккей командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

30.09.2019

Кичә «Динамо-Казан» чирәмдә хоккей командасы Россия чемпионатында 17 нче мәртәбә җиңү яулады. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт клубы коллективына котлау телеграммасы юллады. Котлаулар спортчыларга, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгат Сәфәровка, баш тренер Араик Маргарянга һәм «Динамо-Казан» клубы президенты Евгений Корольковка адреслана. 

«Кадерле хоккейчылар! Хөрмәтле Араик Арташович, Әсгат Әхмәт улы,  Евгений Александрович! Яңа җиңү – Россия чемпионатында 17 нче мәртәбә җиңү яулавыгыз белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.  

Бу – бөтен команданың, баш тренер Араик Арташович Маргарянның һәм тренерлар штабының бертуктаусыз тырыш хезмәте нәтиҗәсе, республиканың спорттагы данына зур өлеш. „Динамо-Казан“ командасының бөтен дөньяда олы популярлык казанган бу гүзәл спорт төре – чирәмдә хоккей буенча илебезнең данлы традицияләрен саклауга һәм ишәйтүгә шатмын.

Киләчәктә дә тренерлар коллективының профессионализмы һәм сәләтле спортчыларның клуб җитәкчелегенең оешкан эше белән беркетелгән армый-талмый хезмәт итүләре яңа атаклы җиңүләргә китерсен. Барыгызга да бәхет, нык сәламәтлек, спортта казанышлар, уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.