Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районында өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булды
29.09.2012 Бүген ТР Баулы шәһәрендә Өлкәннәр көненә багышланган зур ярминкә үтте. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Баулы шәһәренең үзәк мәйданында якты төсләрдән һәм продуктларның күплегеннән күзләр уйный. Киштәләр табигатьнең байлыклары белән тулы: бал, яшелчәләр, ит, балык һ.б.
Күп кенә оешмалар ветераннар өчен чәй эчү чатырлары урнаштырган. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә рәтләрен йөреп чыкты, пенсионарлар белән аралашты.
Республика парламенты спикеры һәм район башлыгы Альберт Хәбибуллин ветераннарны бәйрәм белән котладылар, күп еллар дәвамында намуслы хезмәтләре өчен, рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек, рух көрлеге теләделәр.
Бу көнне Баулыда Өлкәннәр декадасы һәм “Яхшы телефон” яңа хәйрия программасы старт алды, аның кысаларында республиканың 3,5 мең ялгыз өлкән кешесе кәрәзле телефон алачак. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының Кырым-Сарай авылына барды. Анда өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында попечительләр советы утырышында катнашты. Советның яңа рәисе итеп, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин сайланды.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Кырым-Сарай авылы мәдәният йортында булды, анда Өлкәннәр көне бәйрәм ителде.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге