ТР Президенты: “Җылылыкны җибәрү – төп мәсьәлә”
29.09.2012Бүгенге көндәТатарстанда 2910 йортта җылылык юк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Ул катнашучыларга хәбәр итүенчә, 3078 котельныйның 3067сендә җылылык җибәрелгән, бу 99,6 процентны тәшкил итә.
“16 мең 877 йортның 13 мең 967сендә җылылык җибәрелгән. Бүген ТРда 2910 йортта җылылык юк. Мин Алабуга, Менделеевск, Югары Ослан, Әлмәт, Саба, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән торак объектларга җылылык җибәрүне тизләтүләрен сорыйм”, - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Социаль-мәдәни объектларга җылылык җибәрү турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин бүгенге көндә 1809 мәктәпнең 1797сендә җлылык җибәрелүен, тагын 12 мәктәп калуын хәбәр итте. 1841 мәктәпкәчә учреждениенең 1831ндә җылык җибәрелгән, 10 балалар бакчасчында җылылык юк. 1863 сәламәтлек саклау объектының 1803ендә җылылык бар.
Җылылык җибәрү белнә бәйле мәсьәләгә аңлатма биргәндә, ТР Президенты: “Җылылыкны җибәрү – төп мәсьәлә”, диде. Ул бу эшкә җаваплы барлык кешеләрне мәсьәләгә игътибар белән һәм җаваплы карарга чакырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы