Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Чарада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар хәбәр итүенчә, 28 нче сентябрьгә капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 266,78 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 97,66 процентын тәшкил итә. Өстәмә программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре 64,43 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның – 17 проценты.
Рөстәм Миңнеханов торак инспекциясен, халыктан кискен караш булмасын өчен, йортларны кабул иткәндә принципиаль позициядә булырга чакырды.
ТР Президенты киләсе елга капремонт планнарын хәзердән үк билгеләргә һәм барлык төзелеш программалары буенча нәтиҗәләр ясарга кирәклеген билгеләде.