Рөстәм Миңнеханов: “ТКХ мәгълүматларын ачу – бу ачык булу мәсьәләсе”

29.09.2012

УК, ТСЖ һәм ЖСК эшчәнлеге турында мәгълүматны ачу – бу “Ачык Татарстан”ның бер өлеше. Бу хакта бүген ТР Президенты ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерде.
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов хәбәр итүенчә, мәгълүмат таләп ителгән 16 мең 316 йортның якынча 800е аны тулысынча бирми.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәгълүматны ачу халык өчен генә кирәк түгел - монда муниципалитет башлыклары да кызыксынган булырга тиеш. “Бу бит сезнең эш, сез бу системада яшәргә, булганнарны белеп торырга тиеш”, - дип ТР Президенты Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте.
“Без “Ачык Татарстан” турында сөйләшәбез. Мәгълүматны ачу – ул ачык булу мәсьәләсе”, - диде республика башлыгы. Президент үз эше турында мәгълүматны тулырак ачканнарга грант һәм преференциялар бирүне тәкъдим итте.
Бүген киңәшмәдә 28 нче сентябрьгә УК һәм ТСЖ хисапларына барлык чыганаклардан 4 миллиард 71 миллион сум җибәрелүен, бу еллык лимитның 86 процентын тәшкил итүен хәбәр иттеләр.
Республика акчаларын күчерү еллык лимитның 87 процентын тәшкил итә. Җирле бюджет акчалары муниципаль берәмлекләр тарафыннан, Яр Чаллыдан тыш, идарә оешмалары хисапларына тулы күләмдә күчерелгән.
27 нче сентябьгә Төп инвестицион- төзелеш идарәсе хисабына 1 миллиард 426 миллион сум җибәрелгән, бу 8 айга фаразланганның 101 процетын тәшкил итә.

ТР Президенты матбугат хезмәте