1 нче апрельгә Татарстанда 512 мең кв. метр торак яки еллык йөкләмәнең 23,6% ы тапшырылды

07.04.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада торак тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте һәм анда Татарстанның барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Республика буенча тулаем торак тапшыру барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сөйләп бирде. Мисал өчен, 1 нче апрельгә 512 мең кв. метр торак яки барлык йөкләмәнең 23,6% ы тапшырылган.

“Бүгенге көндә республикада, Техник инвентарьлаштыру бюросыннан алынган мәгълүматлар буенча, югары дәрәҗәдәге хәзерлекле 1 млн. 190 мең кв.метр торак бар, - дип хәбәр итте Хөснуллин әфәнде. - Моннан тыш, Татарстан буенча тулаем тагы 738 торак төзелеше объекты төзелә”.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 2008 елга инженерлык челтәре төзелешенә кредитлар буенча процентлы субсидияләү буенча Росстрой белән 19 объектка килешүләр озайтылуын әйтте.

Республика инженерлык коммуникацияләре төзелешенә кредитлар буенча процентлы субсидияләүгә, Росстройның чираттагы конкурсында катнашу өчен, яңа документлар пакеты хәзерли. Конкурста катнашачак объектлар арасында “Алсу” торак комплексы (Әлмәт районы), “Чиста Бима” (Лаеш районы) һәм “Кызыл Чаллы” (Яр Чаллы районы) керә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт төзелеш фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин I кварталга предприятиеләрдән фондка 1 млрд. 115 млн. сумнан артык акча тупланганлыгы турында хәбәр итте. 2008 елга республика муниципаль берәмлекләре киселешендә 14 нче мартка булган дәүләт торак фонды хәлләре буенча инвестицион объектлы программа тәкъдим ителгән. 735 мең кв. метр мәйданда 10,5 мең фатир күләмендәге торак тапшыру планлаштырылган. Шул исәптән “Агросәнәгать комплексы үсеше” милли проекты кысаларында яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен авыл программасы буенча 1 мең 662 мең йорт тапшыру планлаштырыла.

I кварталда Азнакайда һәм Яр Чаллыда күпфатирлы торак йортлар тапшырылды, Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада югары дәрәҗәдәге хәзерлекле йортлар бар.

Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, Алабуга, Ютазы, Казанда социаль ипотека кысаларында йортлар төзелеше белән бәйле кайбер проблемалар күзәтелә.

Видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәдә катнашучыларга Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов (төзелеш өчен җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча), Яр Чаллы мэры Илдар Халиков (Росстрой конкурсында катнашу өчен документлар хәзерләү мәсьәләләре буенча) һәм башкалар мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, нәтиҗәләр ясап, алдагы киңәшмәнең торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды кысаларында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә багышланачагы турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте