Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Указы белән Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улын «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләп куйды.
Моңарчы Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идәрәсен җитәкләгән иде.
Искәртәбез, Айрат Зарипов «Татмедиа» агетлыгы җитәкчесе вазыйфасыннан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә азат ителгән иде.