Рөстәм Миңнеханов «Alishech Ltd.» медицина компаниясе делегациясе белән очрашты

24.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Alishech Ltd.» медицина компаниясе (Израиль) делегациясе белән очрашты. 

Очрашу барышында яклар медицина һәм фармакология өлкәсендә хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру  перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.