Татарстан Республикасында ягып җылыту сезонына әзерлек турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
Җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы киңәшмәсе ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
“27 районда – Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнарда җылылык җибәрү турында карар кабул ителде”, – дип хәбәр итте Алексей Фролов.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 1,2 мең котельная җибәрелгән, 3,6 меңнән артык күпфатирлы йорт, 795 мәктәп һәм 1 меңнән артык балалар бакчасы, 911 сәламәтлек саклау объекты, 450 мәдәният, 114 спорт, 78 социаль яклау объектлары җылытыла.
Шулай ук Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Актаныш һәм Буа башкарма комитетлары җитәкчеләренең докладлары да яңгырады. Чаллыда торак йортларга җылылык җибәрү процессы башланды инде. Казанда торак йортларга җылылык бирү 24 сентябрьдә башланачак.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Нигъмәтуллин җылылык сезонына әзерлек эшләрен оешкан төстә һәм төгәл башкарырга кушты.
“Һичшиксез, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, торак йортларга җылы җибәрергә кирәк. Җылылык мәсьәләсе – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Муниципаль берәмлек җитәкчеләреннән мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйм”, - дип йомгаклады Татарстан беренче вице-премьеры.