Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Алексей Песошин Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, диде. 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 260 млн доллардан артык тәшкил итте. Республикада Төркиянең әйдәп баручы компанияләре: “Кастамону Энтегре”, “Хаят Кимья”, “Шишеджам” һәм башкалар үз проектларын актив үстерәләр, ике яклы элемтәләр саны арта.
“Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, шул исәптән 43 муниципаль район, ике шәһәр округы, 39 шәһәр җирлеге бар. 3,9 миллион кешенең 3 миллионга якыны шәһәр һәм шәһәр җирлекләрендә, 900 меңе авыл җирлекләрендә яши”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин сүзләренчә, гомумән алганда, Татарстанның муниципаль берәмлекләре 17 төрек шәһәре белән тугандаш элемтәләргә ия. Ул төрки дөнья муниципалитетлары берлеге президенты Угур Ибраһим Алтайга Татарстан һәм Төркия муниципаль берәмлекләре арасында элемтәләр урнаштыруда даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Угур Ибраһим Алтай үз чиратында Татарстан җитәкчелегенә делегациянең килүен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.