Хәзерге гади булмаган шартларда БДБ әгъза-дәүләтләренең барлык махсус хезмәтләренең эшен һәм үзара хезмәттәшлеген җайга салырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов разведка эшчәнлеге буенча БДБдә катнашучы дәүләтләрнең иминлек органнары һәм разведка хезмәтләре җитәкчеләренең XVI еллык киңәшмәсендә хәбәр итте.
Чарада Россия Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, БДБ Башкарма комитеты рәисе – БДБ башкарма секретаре Сергей Лебедев, шулай ук Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан разведкалары җитәкчелегеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар эчке һәм тышкы янауларны кисәтү өчен мәгълүмат алмашу механизмнары, шулай ук террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору өчен киләчәк адымнар турында фикер алыштылар.
«Чит илләрдән финансланучы мәгълүмат ресурслары эчке сәяси вәзгыятьне тотрыксызландырырга, җәмгыятьтә протест фикерләр тудырырга, дини һәм милләтара ызгышлар кузгатырга, шулай ук дәүләт һәм хокук саклау органнарының тырышлыкларын дискредитацияләргә омтылалар», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Татарстан Президенты белдергәнчә, бүген өстенлекле бурычларның берсе – халыкара террорчылыкка каршы көрәшнең катгый стратегиясен формалаштыру. Ул билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәпстанындагы күптән түгел булган вакыйгалар – очучыларсыз очу аппаратларының нефть заводларына һөҗүм итүләре югары технологияле янауларны ачык күрсәтте, аларны элек чынбарлыкка алмау бар иде. «Мондый корал террористик оешмалар кулына да эләгергә мөмкин. Россиядә тыелган “Әл-Каида”, “Талибан”, “ИГИЛ” кебек оешмалар белән көчләрне берләштереп кенә көрәшергә мөмкин», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
«Без халыкара тәҗрибәне кулланырга телибез, һәм иң яхшы практикалар һәм белгечләр алмашу мөһим дип саныйбыз. Ышанам, бергәләшеп эшләвебез гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү буенча уртак бурычларыбызны хәл итүгә зур өлеш кертер», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Сергей Нарышкин Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү текстын укып чыкты. Дәүләт Башлыгы, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, бөтен дөньяда булган вәзгыять хәзерге заман янауларына һәм өндәүләренә карата яңа нәтиҗәле алымнар кабул итүне таләп итә. «Безнең уртак максат – илләребездәге сәяси һәм иҗтимагый процессларга читтән тыкшынуларны булдырмый калу».
Үз чиратында Сергей Нарышкин билгеләп үткәнчә, бүгенге утырыш халыкара хәлләрнең кинәт кенә кискенләшүе шартларында уза. «Ышанам, безнең эшебездә эшлекле һәм конструктив атмосфера булыр», - дип мөрәҗәгать итте ул киңәшмәдә катнашучыларга.