Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Васильевич Прокопенко белән очрашты

23.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Васильевич Прокопенко белән очрашты. 

Очрашуда яклар республиканың Зеленодольск һәм Алабуга районнарында күпләп сату-бүлү үзәкләре төзү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.   

Romex Group – Россиянең көньягының әйдәүче инвестицион-девелопер холдингларының берсе. Компаниягә 1998 елда нигез салынган. Romex Group инвестицияләр, төзелеш һәм һәм идарә өлкәсендә эшли, коммерциячел һәм күчемсез торак мөлкәте проектларын гамәлгә ашыра.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.