Татарстанда җыелган беренче Isuzu йөк машинасы “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендәге конвейердан төште
06.04.2008
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә автомобиль җитештерүне яңарту Татарстан Республикасында гына түгел, бәлки тулаем Россиядә дә автомобиль кластеры үсешенә этәргеч бирәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Isuzu урта монтажлы йөк машиналарын җыю производствосын тантаналы ачуда хәбәр итте.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә “Северсталь-Исузу” беренче Россия-Япония уртак производствосын ачу тантанасында шулай ук Isuzu Motor компаниясе президенты Co. Сусуми Хосои, “Северсталь-авто” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре катнашты.
Шуны искәртеп үтик: “Северсталь-Исузу” уртак производствосына 2007 елның июлендә нигез салынган иде. “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан предприятие, проект көченә чыкканда, 2009 елда елына 25 меңгә кадәр автомобиль җитештерәчәк.
“Северсталь-авто” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов хәбәр иткәнчә, быел 7 мең Isuzu йөк машинасы җыю һәм сату планлаштырыла.
Автомобильнең бәясе - якынча 1 млн. сум.
“Россиядә әлеге марка йөк машиналарына сорау тотрыклы, - дип белдерде Швецов әфәнде. – Шулай булгач, хәзергә производство базар ихтыяҗларын канәгатьләндерергә өлгерми һәм Isuzu йөк машиналарына сатып алучылар чираты барлыкка килә”. Ул шулай ук сатып алучыларга тулы сервис хезмәт күрсәтелүе тәэмин ителәчәген билгеләп үтте. “Без, йөк машиналарын сатканнан соң да, озак еллар клиентлар белән булырга тиешбез”, - диде Вадим Швецов.
“Северсталь-авто” генераль директоры Вадим Швецов сүзләренә караганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасында производство локализациясе дәрәҗәсе 50% ка кадәр тәшкил итәчәк. Инде көз көне үк эретеп ябыштыру производствосы һәм кабина буяу җайга салыначак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ягыннан алга таба да проектка тулы ярдәм күрсәтергә сүз бирде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы, журналистларның сорауларына җавап биреп, “Северсталь-Исузу” уртак предприятиесенең үсеш буенча планнары барлыгын: “Алабуга” махсус икътисади зонасында Isuzu двигательләре җитештерү җайга салыначагын хәбәр итте.
Татарстанда җыелган беренче серияле Isuzu автомобилен республикадагы логистик предприятиеләрнең берсе сатып алды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте