Уңайлы юлдагы газны файдалы эшкә тоту буенча “Татнефть” тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдәге танылуга лаек булды

04.04.2008

Казан Кремлендә җир асты байлыкларын файдалану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина рәислегендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы җир асты байлыкларын файдалану мәсьәләләре буенча фәнни-техник совет утырышы булып узды. Федераль Хөкүмәт тарафыннан әлеге төр чималны куллану дәрәҗәсен күзәтүне катыландыру буенча әзерләнә торган чаралар яктылыгында Республика нефть компанияләре тарафыннан уңайлы юлдагы нефть газын җыюның һәм утильләштерүнең торышы каралды. Утырышны ачып, Ирина Ларочкина әлеге мәсьәләнең Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Виктор Зубков рәислегендә күптән түгел генә уздырылган Ягулык-энергетика комиссиясе (аның әгъзалары булып Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгатъ Тәхаветдинов тора) утырышында каралуын хәбәр итте. Монда проблемаларны уңай чишү сыйфатында “Татнефть” тәҗрибәсе китерелде. Хәзерге вакытта республикада 92 процентка якын уңайлы юлдагы нефть газы утильләштерелә, шул ук вакытта “Татнефть”тә бу күрсәткеч 95 процент тәшкил итә. 2011 елга тулаем илнең нефть тармагы буенча нәкъ менә шундый планкага җитү күз алдында тотыла. Әлеге юнәлештә компания тәҗрибәсе, алга таба тоткан юллары турындагы доклад белән Фәнни-техник совет утырышында җитештерү буенча генераль директорның беренче урынбасары - “Татнефть” ААҖ баш инженеры Наил Ибраһимов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, уңайлы юлдагы нефть газын эшкәртүнең югарыда әйтелгән күрсәткеченә җитү 1990 еллар башында кабул ителгән чаралар комплексы нәтиҗәсендә ирешелгән. Шулай да нефть чыгаруны республиканың көнбатыш районнарына күчерү белән бәйле рәвештә газүткәргеч системасының төзексезлеге соңгы елларда әлеге коэффициентның түбән төшү тенденциясен билгеләгән. Тагы да югары дәрәҗә турында сөйләп тә тормастан, ирешелгән планканы саклау өчен, алда шактый гына акча тоту көтелә. Утырышның көн тәртибендә каралган беренче мәсьәлә темасы белән эшкәртелмәгән нефть һәм уңайлы юлдагы нефть газы күләмен үлчәүне метрологик тәэмин итү буенча Татарстан территориясендә Дәүләт эталон комплексы төзү турындагы икенче пункт тыгыз бәйләнгән иде. Әлеге темага караган докладлар белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов чыгыш ясады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча карар чыгарылачак.
"Татар-Информ"