Алексей Песошин: Хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный

06.09.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Финансчы көне уңаеннан тантаналы чара Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды.

Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән республиканың барлык финансчыларын, Финанс министрлыгы һәм җирле финанс органнары коллективларын, шулай ук финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Икътисадның барлык өлкәләренең тотрыклы үсеше, социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү аның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Бүген финанслар белән дөрес идарә итү - ул акчаларны туплау гына түгел, беренче чиратта, аларны гомуми эш өчен бүлә белү. Бу мөһим бурыч сездән, финансчылардан, югары профессиональлек, намуслылык таләп итә. Алга таба да сез бу сыйфатлар белән аерылып торырсыз, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә зур өлеш кертерсез дип ышанам”, - диде ул.

ТР Премьер-министры бу тармак хезмәткәрләренә эшкә намуслы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Үзегезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, муллык һәм уңышлар телим.Бәйрәм белән сезне!”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Аннары ТР Министрлар Кабинеты башлыгы республиканың алдынгы финансчыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” һәм “Дуслык” орденнары, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” мактаулы исемнәре, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары бирелде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.