Илдар Халиковка “Смарт Сити Казан” шәһәр- иярченне булдыру проектын тәкъдим иттеләр

19.09.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярченне булдыру проектын тәкъдир иттеләр. Чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте.

Исегезгә төшерик, KAZANINVEST 2012 халыкара форумы кысаларында инфраструктура өлкәсендә заманча ысулларны кулланып ясалган һәм Россиядә аналогы булмаган “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен проектын ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тәкъдир итте. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Малазия консорциумы - AMANAH Capital Group, Straits Consulting Engineers компанияләре белән бергә әзерләнә.

“Смарт Сити Казан” генераль планы концепциясен AJM Planing and Urban Design Group директоры Норлиза Хашим (Norliza Hashim) күрсәтте. Ул, аерым алганда,

проектның яхшы урынга – “Казан” халыкара аэропорты, шулай ук федераль автомобиль трассасы янында - ия булуын, һәм Татарстанның визит карточкасына әйләнә алуын хәбәр итте. Генераль план концепциясендә без шәһәр икътисады, аның инфраструктурасы һәм тирә-юньне саклау мәсьәләләрен җайга салырга тырыштык, шулай ук шәһәр төзеләчәк ландшафтны исәпкә алдык, диде Норлиза Хашим.

“Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен 75 мең кешедән торачак, 160 мең эш урыны булдырылачак, коммерцияле төзелешнең мәйданы 6,3 кв. метр тәшкил итәчәк. Норлиза Хашим сүзләренчә, шәһәр-иярченнең яхшы транспортлары, фән һәм мәгариф үзәкләре, кунакханәләре һәм туризм үзәкләре, шулай ук проект белән яхшы идарә итү булырга тиеш.

“Смарт Сити Казан” проекты ТРның яңа эш үзәге булачак һәм халыкара, Россия һәм Татарстан эре компанияләрен җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Яңа шәһәрнең территориясендә халыкара күргәзмәләр һәм конференцияләр үзәге иң мөһим объектларның берсе булачак. Проект планын эшләп бетерүгә AJM Planning and Urban Design Group вәкилләре Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларын җәлеп иткән.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Смарт Сити Казан” проектының мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләде. Монда Россиянеке генә түгел, ә халыкара эре компания вәкилләре дә урнаша алачак. Илдар Халиков сүзләренчә, яңа шәһәр-иярчен Казан кебек сәнәгать үзәгенең яхшы өстәлмәсе булачак.

Ул ххшы транспорт челтәре потенциаль инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәген билгеләде һәм 2012 нчелның декабрендә интермодаль челтәрнең төзелеше тәмамлануын искәртте, бу юл Казан үзәген “Казан” аэропорты белән тоташтырачак.

Бүген “Смарт Сити Казан” концепциясен тере идеяләр белән тулыландырырга, инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсен эшләргә, үсеш өчен шартлар булдырырга кирәк, диде Илдар Халиков.

ТР Президенты матбугат хезмәте