Исемлек зур, бүләкләнүчеләрнең күпчелеген мин шәхсән үзем дә беләм булып чыкты: кайсыгыз белән очрашканбыз, кайберләрегез белән күрешкәнбез, дип сүз башлады шушы вазифаны башкару йөкләнгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. “Сез башкарган эш авыр, әһәмиятле һәм кирәкле. Бирегә чакырылганнар икътисадның бөтен өлкәләрендә, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектә, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә, юриспруденциядә, дәүләт хезмәтендә мәшгульләр”, - дип билгеләп үтте ул.
Чыннан да, ТР Дәүләт Советы Рәисе рәхмәт сүзләренә төреп тапшырган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен алучылар арасында баш судья, баш рәссам, баш дирижер, баш бухгалтер, генераль директор да, агроном-орлыкчы, токарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, монтер, слесарь, пешекче дә, табиб, мөхәррир, кафедра мөдире, түрәләр һ.б. бар.
Биредә хезмәт күрсәтеп, сез республикабыз икътисады үсеше, социаль яклау мәсьәләләре хәл ителеше өчен күп нәрсә эшлисез. Гомумән, һәркем үз урынында һөнәре, вазифасы буенча һәм без барыбыз бергә ел да татарстанлылар тормышын бераз гына булса да яхшырак, уңайлырак итәбез. Алдагы бихисап проблемаларны, куелган бурычларны чишәсе бар, ләкин яшәешебез моннан 10-15 ел элеккегедән уңай якка тамырдан аерыла, ул вакытта берничек тә хәл итеп булмаган мәсьәләләрне чишүе хәзер безгә берни түгел, хәер, тормыш фәлсәфәсе буенча яңа максатлар куела тора, чөнки тормыш дәрәҗәсе хәзер башка... Икътисади үсеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать тармаклары, торак төзелеше, гаилә бюджеты керемнәре һәм башка яклардан җәмәгатьчелек, матбугат, хакимият бәяләмәләре буенча Татарстаныбыз Россия Федерациясе төбәкләре арасында артта калучылар арасында булмаслык итеп тырышырга кирәк. Иң шәп дигәндә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче өчлектә, начар дигәндә, унлыкта булырга тиеш - федераль үзәк тә, республикабыз җитәкчелеге дә Татарстанның үсеш темпларын югалтмавы, көндәшлеккә сәләтле булуы яклы. Татарстан Парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.
Аерым алганда, Дәүсовет спикеры кулы белән башта 21 кешегә РФ Дәүләт бүләкләре тапшырылды. “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ токаре Владимир Смирнов Почет орденына, “Казан компрессор машиналары төзү” ААҖннән токарь Геннадий Евтеев белән электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Петр Пиминов, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Бәхетле-1” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова Дуслык орденына лаек дип табылган. II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале белән бүләкләгән 3 шәхес арасында “Таттелеком” ААҖнең Чүпрәле районындагы электр монтеры Рөстәм Усманов, Азнакай шәһәр суды рәисе Мостафа Абдрәшитов, Казан дәүләт казна дары заводы слесаре Валерий Юриков бар. Тагын 13 кешегә атказанган исемнәр бирелде.
ТР Дәүләт бүләкләреннән атказанган исемнәр һәм 11 шәхескә “Фидакарь хезмәт өчен” медале олы хөрмәт күрсәтеп тапшырылды. Соңгылары арасында ТР Президенты һәм Министрлар Кабинеты идарәләре, Дәүләт Советы аппараты, шулай ук ТР Югары суды җитәкче даирәләре бар.
Шушы үзенчәлекле вакыйга белән һәркайсыгызны котлыйм, дәүләт һәм республика җитәкчелеге сезне югары бәяләде, әмма шуңа кадәр – хезмәттәшләрегез, чөнки алар сезне лаек дип тәкъдим итте, диде Ф.Мөхәммәтшин.