Рөстәм Миңнеханов Казакъстан белән Россия төбәкара хезмәттәшлеге IX форумында катнаша

19.09.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Павлодарда эш сәфәрендә Казакъстан Республикасы белән Россия Федерациясе төбәкара хезмәттәшлеге IX форумының пленар утырышында катнаша.

Форумда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнаша.

Форум кысаларында хөкүмәтара документлар имзалау көтелә.


ТР Президенты матбугат хезмәте