Казанга дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлык җитәкчесе килде

18.09.2012

Бүген Казанга РФ икътисад үсеше министры урынбасары – дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова килде. Аны халыкара аэропортта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Эшлекле сәфәр кысаларында Ольга Дергунова дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсенең яңа бинасында булачак. IT-паркта кунак өчен Татарстанның социаль-икътисади үсешенең төп проектлары тәкъдир ителәчәк. Иртәгә Ольга Дергунованың ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуы планлаштырылган.

Исегезгә төшерик, 2004 нче елдан алып, 2007 нче елның июненә кадәр Дергунова Россиядә һәм БДБдә Microsoft президенты вазыйфасын башкарды.

ТР Президенты матбугат хезмәте