Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Хөкүмәте рәисе Идел буе идарәсе хезмәткәрләренең өч республикада – Татарстан, Марий Эл һәм Чувашстан территориясендә үз вазифаларын югары профессиональлек белән башкаруларын билгеләп үтте.
“Техноген аварияләрне һәм һәлакәтләрне кисәтү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен сезнең алда зур җаваплылык тора. Ростехнадзор хәл итә торган мәсьәләләрнең мөһимлеге һәр хезмәткәрдән аерым компетентлык һәм профессиональ бурычны җаваплы башкаруны таләп итә”, – диде ул.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Ростехнадзор 9 меңнән артык куркыныч җитештерү объектын һәм 120 меңгә якын энергия куркынычсызлыгы объектын контрольдә тота. “ТАНЕКО”, “Түбән Каманефтехим”, “Татнефть”, “КАМАЗ”, “ТАИФ-НК”, “Казаноргсинтез” һәм башка предприятиеләр объектларында зур күләмдә эшләр башкарылды”,- дип ассызыклады ул.
ТР Премьер-министры шулай ук бүген Ростехнадзор хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки предприятие вәкилләре дә котлаулар ала, чөнки “җитештерүдә иминлек – ул уртак бурыч”, - дип белдерде.
Алексей Песошин ветераннарны аерым котлады. “Ветераннарның бай тәҗрибәсе яңа буын Ростехнадзор хезмәткәрләренә алга куелган бурычларны лаеклы башкарырга ярдәм итә”,- дип өстәде ул.
Аннары ТР Премьер-министры Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.