Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде

29.08.2019

Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров каршы алды.  

Игорь Комаровның эш сәфәренең максаты – Республика көненә багышланган тантаналарда катнашу.  

Иртәгә, 30 августта, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Президенты ишегалды бәйрәмендә булачаклар, Горбунов ис. КАҖБнең элеккеге директоры Виталий Копылов бюстын ачачаклар һәм «Төп каһарманнар - 2019» милли балалар премиясен тапшыру тантанасында катнашачаклар. Шулай ук «Kazan City Racing» автомотошоуда һәм «Tat Cult Fest» хәзерге заман татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивалендә булу да планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.